Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүген шәһәр территориясен төзекләндерү буенча чаралар барышында 30 нарат (53 комплекс территориясендә) һәм 70 миләш (Җиңүгә 40 ел урамында) утыртылды. Яшелләндерү эшләрендә «Горзеленхоз» предприятиесе хезмәткәрләре һәм Ринат Абдуллин җитәкчелегендә Чаллы Башкарма комитеты  белгечләре катнашты.

Җиңүгә 40 ел һәм Һади Такташ урамнарында, Медицина шәһәрчеге буйлап һәм Рәис Беляев проспекты буенча КФУ, Поташов исемендәге Техник көллият студентлары тарафыннан газоннарны рәткә китерү эшләре башкарылды. Урамнарны төзекләндерү буенча чараларда 800дән артык кеше катнашты.

Шимбә, 22 сентябрь 2018, 12:53