Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россиядә кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда өйләнмәгән ир-атлар күбрәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Россиядә ир-атларның 16 проценты буйдак тормышы белән яши, кияүгә чыкмаган хатын-кызлар исә 7 процент кына. Өйләнгән ир-атлар да кияүгә чыкмаган хатын-кызларга караганда күбрәк: 54 һәм 47 процент.
Россиялеләрнең яртысы мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәгән. Биредә яшәүчеләр үз парларын күбесенчә дуслары һәм танышлары (30 процент) арасында, шулай ук эштә (20 процент) очрата. Алар уку йортларында (13 процент), паркларда (11 процент), концертларда (6 процент) һәм социаль челтәрләрдә (5 процент) таныша.
Сораштыруда 18 яшьтән өлкәнрәк 1,6 мең респондент катнашкан.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 12 сентябрь 2018, 11:52



