Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 19 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында "Игелекле шәһәр" квестында катнашу өчен гаризалар җыю башланды. Квест 18 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә "Нур" яшьләр үзәге каршында узачак. Бу юлы уен яңа форматта оештырыла. Уен шарты буенча  катнашучылар интуицияләрен кулланып чын җинаятьне тикшерә һәм гаеплеләрне җәзага тартачак. Һәр категориядә җиңүчеләр билгеләнәчәк (югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары һәм җәмәгатьчеләр) һәм аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Квест "Фиолетовый НЕ ОН" балалар һәм яшьләр иҗади оешмасы тарафыннан оештырыла. Әлеге чара шәһәрнең Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе ярдәме белән үткәрелә.

Сишәмбе, 11 сентябрь 2018, 11:44