"Казан" халыкара аэропорты туристлар арасында популяр булган Париж, Лондон, Тель-Авив һәм Пекинга рейслар ачу планлаштырыла. Бу хакта аэропортның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туристларның Казаннан иң популяр юнәлешләр исемлегенә Париж, Тель-Авив, Милан, Лондон, Мюнхен һәм Берлин шәһәрләре кергән. Аэропорт Тегеран һәм Пенкинга да рейслар ачарга планлаштыра. Шулай ук тиз арада Астрахань, Иркутск, Красноярск, Челябинск, Грозный, Мурманск шәһәрләренә дә рейслар булдырылачак.
Фото: http://www.temakazan.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 31 июль 2018, 08:06



