Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Bloomberg агентлыгы бензин иң арзан һәм иң кыйммәт булган илләрнең исемлеген төзегән. Белгечләр АИ-95 бензинының бер литрына булган бәяләрне чагыштырган. Бу хакта http://www.aif.ru яза.

Әлеге ягулык иң арзан булган илләр арасында беренче урынны Венесуэла алган. Бу илдә АИ-95 бензинының бер литрын 0,01 доллардан да ким бәягә сатып алырга була. Икенче урында Иран, анда бу ягулык төре 0,28 долларга сатыла. Өчлекне Кувейт яба. Анда бензинның бер литры  0,35 доллар тора.
Россия әлеге рейтингның беренче унлыгына кергән. АИ-95 бензинының бер литрына 0,72 доллар бәя белән ул унынчы урында.

Белгечләр шулай ук иң кыйммәтле бензинлы илләрне дә атаган. Лидерлар өчлегенә ягулыкның бер литрына 1,93 доллар белән Нидерландлар һәм әлеге күрсәткеч 2,02 долларны тәшкил иткән Норвегия кергән. Әлеге исемлектә исә беренче урынны Гонконг алган. Анда АИ-95нең литры 2,09 доллар тора.

http://maydan.tatar/

Дүшәмбе, 30 июль 2018, 16:31