Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Чәршәмбе, 17 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

4-5 августта Казанда янәдән Татарстан милли музее “Көнчыгыш-Көнбатыш: Россиядә Бөек Ватан сугышлары” төбәкара хәрби-тарихи фестивальгә чакыра. Бәйрәмне “Витязь» реконструкторлык клубы (җитәкчесе В.В. Хабаров) оештыра.

2017 елда фестиваль RUSSIAN EVENT AWARDS вакыйгалы туризм өлкәсендә “Тарихи юнәлештәге иң яхшы туристик вакыйга” номинациясендә милли премиядә гран-прига лаек булды. 

4 август программасы 1812 елгы Ватан сугышы чорына багышлана. Төп вакыйга булып Наполеон сугышлары чоры эпизодлары реконструкциясе булачак.

5 август 1941-1945 еллардагы Ватан сугышына багышлана. 2018 елда немец-фашист гаскәрләрен Курск бәрелешендә тар-мар итүгә 75 ел була. Бу көн шул вакыйга белән билгеләп үтеләчәк. Орел шәһәре нәкъ менә 1943 елның 5 августында азат ителгән.

Музейда кырыгынчы елларның модалы костюмнары күрсәтеләчәк, сугыш чоры җырлары яңгыраячак, мастер класслар узачак, күргәзмәләр эшләячәк. 
“Түбәтәй” кафесы, сувенир лавкасы һәм фотосалон булачак.

https://tatar-inform.tatar/

Фото: www.казан.кп.ру

Якшәмбе, 29 июль 2018, 16:00