1 июльдән Россиянең бюджет тармагында эшләүчеләр һәм студентлар хезмәт хакын яки дәүләт стипендиясен бары тик “Мир” картасына гына алачак. Бу “Милли түләү системасы турындагы” Федераль законда күрсәтелгән.
Түләү карталары милли системасы (НСПК) бүгенге көндә 37 миллион “Мир” картасы чыгарган, дип хәбәр итә ТАСС Россия Үзәк Банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина сүзләренә сылтама белән.
“Мир” картасына хезмәт хакын бюджет тармагында эшләүче якынча 95 процент кеше алачак, әлеге сан көн саен арта, дип язды “Ведомости”. Үзәк Банкның еллык йомгагында хезмәт хакы 17 миллион кешенең “Мир” картасына күчәчәк дип әйтелгән иде, аларга шулай ук хезмәт хакын “тере” акча белән алу мөмкинлеге дә тудырылачак.
АКШ санкцияләре аркасында, 2014 елның март аенда Visa һәм Mastercard чыгарган “Россия” банкы, СМП-банк һәм аларның “кызлары” булып саналган банкларның клиентларының түләү операцияләрен туктату турындагы карар Россиядә милли түләү системасын булдыруга сәбәпче булды. 2014 елның декабрендә Visa һәм Mastercard Кырымда һәм Севастопольдә банк карталарына хезмәт күрсәтүне туктатты (ярымутрауда аларның эшчәнлеге 2015 елның апрелендә яңартылды).
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 июль 2018, 08:34



