«КАМАЗ» эшчеләре профсоюз комитеты
«КАМАЗ-мастер» командасы юбилее уңаеннан балалар рәсемнәре бәйгесе үткәрү
турында игълан итте.
Конкурска 5-14 яшьләр аралыгындагы нәни
рәссамнарның эшләре кабул ителә. Рәсем теләсә кайсы техникада ясалган булырга
мөмкин һәм бала турында мәгълүмат бирелгән рамка белән эшләнергә тиеш. Тема:
«КАМАЗ-мастер» комадасының туган көне.
«Балалар «КАМАЗ-мастер»ның танылган машиналарын, пилотларны, ярыш барышын сурәтләргә, гомумән, шушы темага карата үз фантазиясен җигәргә мөмкин. Креатив идеяләр булса, тагын да яхшырак», — дип белдерә оештыручылар.
Иҗади эшләр 28 июльгә кадәр кабул ителә. Иң яхшы эшләрнең авторларын өч төрле яшь төркемендә билгелиячәкләр: 6 яшькә кадәр, 7-11, 12-14 яшьлекләр. Җиңүчеләргә дипломнар һәм автогигантның профсоюз комитеты бүләкләре тапшырылачак. Эшләр завод һәм аның бүлекчәләрендәге профсоюз комитетларында кабул ителә.
http://maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 июль 2018, 14:01



