Рособрнадзор бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак итү турында кайгырта. Федераль хезмәт чыгарылыш сыйныф укучыларыннан имтиханнар турында тәкъдимнәр җыя. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак һәм ачыктан-ачык итү буенча тәкъдимнәр җыюны дәвам итә. Имтиханнар вакытындагы җитешсезлекләр һәм туган кыенлыклар хакында бердәм дәүләт имтиханында катнашучылар vypusknik2018@obrnadzor.gov.ru. электрон адресына яза алалар.
Рособрнадзор җитәкчесе Сергей Кравцов бердәм дәүләт имтиханнарын уңайлырак итү буенча тәкъдимнәр җыя башлау хакында имтиханнарны вакытыннан алда бирү чоры төгәлләнгәч, 2018 елның апрель аенда хәбәр иткән иде.
Килгән барлык тәкъдимнәр каралачак, идарә белгечләре тарафыннан җентекләп тикшерелеп, нәтиҗә ясалачак һәм шуннан соң һөнәри һәм эксперт оешмаларына тикшерүгә куелачак.
Бердәм дәүләт имтиханнарын төп чорда биргән чыгарылыш сыйныф укучылары да шулай ук дәүләт имтиханнарын камилләштерү хакындагы үзләренең фикерләрен Рособрнадзорга җибәрә алалар.
Тәкъдимнәр җыю 30нчы июньгә кадәр дәвам итәчәк. Быел төп имтиханнар 28 майдан 2 июльгә кадәр дәвам итә. Вакытыннан алдан бирү чоры 21 марттан 11 апрельгә кадәр булган иде.
https://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 25 июнь 2018, 13:17



