Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Асылташ» социаль приютының «Гонщики» һәм «Курносики» төркемендә тәрбияләнүчеләр шәһәр Үзәк китапханәсенә «Куянның йорты» дип исемләнгән театральләштерелгән тамашага бардылар.

Китапханәгә барганда тәрбиячеләр балаларның туган як, дәүләт, республика, туган шәhәр турында белемнәрен тикшерделәр, сораулар бирделәр. Нәниләргә шәһәрнең истәлекле урыннарын күрсәттеләр, аларның атамаларын бергәләп кабатладылар. Балалар автобус тәрәзәсеннән Чаллының иң зур елгасын күреп аның исемен дөрес итеп әйттеләр. Шагыйрь Муса Җәлил, шәһәрнең данлыклы шәхесе Рәис Беляев һәм «Ватан-ана» һәйкәлләре белән таныштылар.

Китапханәгә керү белән балаларны шаян Петрушка каршы алды һәм зур залга үткәрде. Петрушка белән күңелле уеннар уйнаганнан соң балалар кызыклы һәм эчтәлекле әкият карадылар. Алар куян белән бергә төлкедән качтылар, куянның бәласенә бергә кайгырып, аның ахыры яхшы тәмамлануына шатландылар.

Балалар бу көнне күп уңай эмоцияләр һәм якты тәэсирләр алдылар.


Дүшәмбе, 28 май 2018, 14:18