Чаллыда мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме 24 майда узачак. Быел 11 нче сыйныфны шәһәрдә 1870 егет һәм кыз тәмамлый. Чагыштыру өчен: 2017 елда 1684 укучы булган иде.
28 майда 11 нче сыйныф укучылары өчен БДИ тапшыруның төп өлеше башлана. Иң беренче география һәм информатика буенча имтихан бирәчәкләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен 30 майда беренче мәҗбүри имтихан — математика, 6 июньдә исә рус теленнән имтихан көтелә.
maydan.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 16 май 2018, 10:16



