Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Якшәмбе, 7 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

17 майда "Гренада" экстрим паркында  "Кадетлар көрәше" шәһәрара хәрби-спорт чарасы уза. Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган ярышларда Чаллының 4 мәктәбеннән һәм Түбән Кама, Минзәлә, Удмуртиядән килгән кадетлар көч сынашачак.

Оештыручылар – Татарстан Республикасының хәрби-спорт уеннары һәм патриотик тәрбия үзәге истә калырлык вакыйга вәгъдә итә. 7-8 сыйныф кадетларына җиде этап узарга туры киләчәк. Командадагы һәр алты кеше әлеге һәр этапны үтәргә тиеш була.

Матбугат конференциясендә “Татарстан Республикасының хәрби-спорт уеннары һәм патриотик тәрбия үзәге” рәисе Руслан Шәймөхәммәтов: “Мондый чара республика күләмендә генә түгел, илебездә  беренче мәртәбә оештырыла. Алдагы планнарда - әлеге ярыш төре белән республика, аннан соң федераль дәрәҗәгә чыгу”, - дип белдерде.


Чәршәмбе, 16 май 2018, 15:40