Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Этюд» спорт мәктәбендә Җиңү көненә багышланган шахмат турниры узды. Анда 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм  60 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнашты.

Баш судья сыйфатында халыкара арбитр, «Этюд» спорт мәктәбе директоры Виктор Гончаров чыгыш ясады.

Ике көнлек уен нәтиҗәләре буенча Олег Пономарев җиңүче дип табылды. Икенче баскычта – Лев Росман. Җиңүчеләр өчлеген Александр Коренчук япты.

Тантаналы ябылу кысаларында «Ветераннар – балалар» шахмат уены үткәрелде . 

Чарада 60 тан артык чаллылы катнашты. Турнирның җиңүчеләрен һәм призерларын кубоклар, грамота белән һәм акчалата бүләкләделәр.

Җомга, 4 май 2018, 14:59