Мәдәни программада концертлар, спектакльләр, күргәзмәләр һәм кинотамашалар бар.
Программа Татарстанның, гомумән, Россиянең сәнгатен күрсәтү максатын тота, башкала кунакларының һәркайсына кызык булырлык итеп, төрле жанр, стиль һәм юнәлешләрне исәпкә алып төзелгән, дип искәрттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Мәдәни программаларда республиканың иң яхшы профессиональ коллективлары һәм чакырылган солистлар катнашачак.
Футбол сөючеләрне 30 концерт программасы, 7 музыкаль фестиваль, 33 спектакль (Казан театрларында), 10 яңа күргәзмә проекты һәм 12 даими эшләүче күргәзмә, ике мәйданчыкта open air форматында 12 кинотамаша, 4 гомуммәдәни проект көтә.
tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 24 апрель 2018, 10:47




