Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

30 мартта 13.00 сәгатьтә «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Татар егете — 2018» республика яшьләр проектының сайлап алу туры уздырыла.

Конкурста татар телен яхшы белүче 15-23 яшьлек егетләр катнаша ала.

Сайлап алу турында «Егет булса — ут булсын» дип исемләнгән үзең белән таныштыру өчен визит карточкасы әзерләргә кирәк булачак. Шулай ук катнашучылар «Тарихны онытма!» интеллектуаль конкурсында көч сынашачак.

Катнашу өчен гаризалар 29 мартка кадәр mc-shatlyk@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Хатта темада «Татар егете» дип күрсәтергә кирәк.


http://maydan.tatar

Сишәмбе, 27 март 2018, 11:05