Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Кемероводагы янгын фаҗигасе уңаеннан Россиядә 28 март матәм көне дип игълан ителде. Бу хактагы фәрманны президент Владимир Путин имзалаган, диелә Россия президентының рәсми сайтында.
Кемероводагы "Кышкы чия" сәүдә үзәгендә якшәмбе көнне чыккан янгында 64 кеше һәлак булды. Аларның 41е - балалар.
Кемерово өлкәсендә 26 мартта ук өч көнлек матәм игълан ителгән иде. Россиянең берничә төбәге дә Кемеровога теләктәшлек йөзеннән матәм көне игълан итте. Күп шәһәрләрдә янгын корбаннарын искә алу чаралары уза.

Сишәмбе, 27 март 2018, 17:03