Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 20 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Идел буе агросәнәгать форумы 14 февральдән 16 февральгә кадәр “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә узачак. Чарага Россия, Германия, Белоруссиядән кунаклар киләчәк. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Идел буе агросәнәгать форумы «Агрокомплекс: Интерагро. Анимед. Идел буе фермеры» 21 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен һәм «Волгапродэкспо» 18 нче махсуслаштырылган күргәзмәсен берләштерә. Быел бу чарада Россия Федерациясенең 30 төбәгеннән, шулай ук Германия һәм Белоруссиядән 200дән артык предприятие катнаша. Күргәзмәләр экспозициясендә Россиядә һәм башка Европа илләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасы, аларга җайланмалар һәм запас частьләр, үсемлекләрне химик яклау чаралары һәм ашламалар, авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары, ветеринария препаратлары, азык һәм азык өстәмәләре, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, төргәкләү һәм сортларга аеру җайланмалары, азык-төлек продуктлары һәм башкалар булачак.

Форум эшлекле программага нигезләнә, аның кысаларында Татарстан Республикасының игенчелек, терлекчелек тармакларын үстерү, икътисад һәм агросәнәгать комплексын механикалаштыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Төп чараларның берсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2017 елгы эшенә йомгаклар ясау һәм 2018 елга бурычлар” темасына киңәйтелгән коллегиясен үткәрү булачак.

Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, районнар башлыклары, шулай ук агрохолдинглар җитәкчеләре катнашачак.

http://tatar-inform.tatar

Җомга, 2 февраль 2018, 10:54