Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчете (Әл-Мәсҗед Ән-Нәбәви) Хөсәен ибн Әбдел-Газиз Шәехкә Россиядә, аерым алганда Татарстанда, ислам үсеше турында сөйләде.
Шулай ук ул Коръәннең дөньядагы беренче басма китабы Казанда басылып чыкканын да әйтте. Очрашу Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте делегациясенең Согуд Гарәбстаны корольлегенә сәфәре вакытында булды, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.
Хөсәен ибн Әбдел-Газиз Шәех бөтендөнья мөселманнарының бердәмлеге һәм тугандашлыгының, дин тотучыларның үзара аңлашып яшәвенең, ислам кагыйдәләрен үтәүнең һәм Мөхәммәд пәйгамбәр сөннәтенә иярүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Очрашудан соң Мөселманнарның Диния нәзарәте җитәкчесе Согуд Гарәбстанында чыгучы иң популяр “Уккяз” басмасының сорауларына җавап бирде, әлеге илгә килүдән алган тәэсирләре белән уртаклашты.
Татарстан хаҗилары ел саен 10 млн данәдә Коръән китабы басылучы, король Фахд исемендәге комплекста булдылар. Әлеге үзәк оешканнан бирле 300 млн данә изге китап басылып чыккан. Үзәк китапларны Луи Брайл системасы буенча бастыра һәм аудиоверсияләр дә эшли.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 5 февраль 2018, 10:52