Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Казанга Кыргызстан Республикасыннан кунаклар килде. “Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья” кинопроекты авторлары – Чыңгыз Айтматовның улы Әскәр Айтматов, режиссер Бакыт Караголов, төшерүче оператор Айбәк Җангазиевлар килде. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Язучылар берлегеннән хәбәр иттеләр. “Айтматов дөньясы. Айтматовсыз дөнья” кинопроект танылган язучы Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел тулуга багышлана.

Бүген Кыргызстан кунаклары Татарстан Язучылар берлегендә татар язучылары — Разил Вәлиев, Рабит Батулла, Хатыйп Миңнегулов, Ренат Харис, Равил Файзуллин, Зиннур Мансуров, Вахит Имамов, Роберт Миңнуллин, Данил Салихов, Газинур Морат, Эльмира Шәрифуллина белән очрашты.

Татар язучылары Чыңгыз Айтматов турында истәлекләре белән уртаклашты. Очрашуда шагыйрьләр Газинур Морат, Роберт Миңнуллин, Эльмира Шәрифуллина Чыңгыз Айтматов һәм аның әнисе турында шигырьләрен укыды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Язучылар берлегеннән.

Кичә "Татар-информ" Чыңгыз Айтматовның улы Кукмарада әтисе исемендәге мәктәптә булды, дип хәбәр иткән иде.
 

http://tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 7 февраль 2018, 17:01