Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Шимбә, 6 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда Россия Президентын сайлаулар вакытында элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу үзәге булдырылачак. Ул 16-20 мартта тәүлек әйләнәсе эшләячәк. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов шул хакта хәбәр итте.

«Сайлау участокларында штаттан тыш хәлләрне җайга салу эше расланган регламент, шулай ук эшче төркем һәм сайлау участоклары әгъзалары арасындагы үзара хезмәттәшлек схемасы нигезендә алып барылачак. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләрендә элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган», - диде ул.

Роман Шәйхетдинов республикада сайлаулар вакытында элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан эшче төркем оештырылуын искәртте. 6 мартта сайлау участокларының берсендә элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу буенча күнекмә чаралар узды. 


http://tatar-inform.tatar

Сишәмбе, 13 март 2018, 13:03