Шәһәребездә ана капиаталын 28 меңнән артык кеше торак шартларын яхшырту өчен кулланган. 26,7 мең кеше өлешчә яисә тулысынча кредитын япкан, тагын 1,3 меңе кредитсыз гына торак шартларын яхшырткан.
Тулаем алганда шәһәребездә 36 мең кеше ана капиталы алган. Аларның 80%ы акчаны тулысынча гаиләнең ихтяҗын канәгатьләндерүгә тоткан. Программа гамәлгә кергәннән бирле халыкка 11 миллиард сумнан артык акча түләнгән. Әлеге программа 2021 елның 31 декабренә кадәр гамәлдә. Ана капиталының күләме быел 453 мең сум тәшкил итә.http://shahrichalli.ru
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 9 февраль 2018, 15:56