Мәскәү Кремленең концертлар залында РСФСР һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның юбилей концерты узды.

Юбиляр татарча, русча, инглизчә, итальянча, испанча җырлар башкарды. Тамашада Совет заманы һәм дөнья хитлары яңгыраган: «Королева красоты», «В краю магнолий», «Листья желтые», Besame Mucho, «Старый клен», «Темная ночь», «Ария Мистера Икс» һ.б.
Ренат Ибраһимовны котлап, Роза Рымбаева, Динә Гарипова, Анатолий Ярмоленко, Марат Бәшәров, Маргарита Позоян, Ержан Нургалиев, “Тенора 21 века” арт-төркеме, “Домисолька” балалар ансамбле чыгыш ясаган.

При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 2 февраль 2018, 08:50