Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Тиздән шәһәр урамнары буенча йөри торган автобусларда электрон айлык юл билетлары гамәлгә кертеләчәк. Бүгенге көндә “Электротранспорт” муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре IT-парк программистлары белән берлектә озак кулланылыштагы электрон юл йөрү билетын эшлиләр.

Яңа билетларны февраль аенда сатып алырга мөмкин булачак. Аны шәһәр маршрутлары буенча хәрәкәт итә торган газ белән йөри торган “НЕФАЗ” автобусларында кулланачаклар. Электрон айлык билетның якынча бәясе 900-950 сум. “Бу теләсә нинди очракта, автобуска утырган саен 22 сум акча түләгәнче, арзанрак булачак. Яңа айлык билетның бәясе 900 сум булган очракта, аена автобуска утырып 60 мәртәбә барганда бер билет 15 сумга гына төшә. Киләчәктә барлык җәмәгать транспорты өчен бердәм юл йөрү билеты ясау планлаштырыла”, – ди “Электротранспорт” МУПының пассажирлар йөртү буенча генераль директор урынбасары Александр Гурьянов.

Зөлфия ФОАТОВА


Җомга, 19 гыйнвар 2018, 16:03