2 февральдән Чаллыда “Ак мәчет”тә татар телен өйрәнү буенча “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар эшли башлый. Укыту “Татар теле”, “Татарлар тарихы һәм Ислам нигезләре”юнәлешләрен үз эченә алачак, дип хәбәр итә мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте.
Курслар атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә, кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп үткәрелә, дип язылган мөхтәсибәт сайтында.
Дәресләрне татар филологлары һәм “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллимнәре алып барачак.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 18 гыйнвар 2018, 08:26