Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

2018 елда Татарстанда мәдәни билгеләнештәге 42 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк. Бу максатларга 342,98 миллион сум акча бүленгән.

Татарстанда мәдәни билгеләнештәге объектларны капиталь ремонтлау программасы 2015 елдан тормышка ашырыла. Ике елда әлеге программа буенча барлыгы 798,23 миллион сумга 114 объект ремонтланды.

2017 елда программа 342,49 миллион сум күләмендә финансланды. Бу чараларга 44 объект ремонтланды.

2018-2020 елларда төрле чыганаклар исәбенә, мәдәни билгеләнештәге 375 объектка капиталь ремонт уздыру планлаштырыла.


Дүшәмбе, 15 гыйнвар 2018, 09:28