Иртәгә, 13 нче гыйнвар – Россия матбугаты көне уңаеннан, бүген Татарстанның Журналистлар берлегендә бәйрәм чарасы узды.

Ә бүген исә каләм ияләрен Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәбрикләде. “Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, республика җитәкчелеге исеменнән Россия матбугаты көне белән котлыйм. Авыр һәм җаваплы эшегез һәрвакыт уңышлы барсын!” – дигән теләкләреннән башлады чыгышын. “Биредә иң иҗади, ординар булмаган кешеләр җыелган. Сезгә республика тормышын объектив яктыртканыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Сез безнең игътибарны да көнүзәк мәсьәләләргә юнәлтәсез, без кабул итә торган карарларның мәгънәсен халыкка җиткерергә булышасыз. Халыкның республиканы ничек күрүе, Татарстанның илдә һәм халыкара киңлектә ничек тәкъдим ителүе күбесенчә сездән тора. Бурычыбыз бер: республика халкы иминлеге бәрабәренә хезмәт кую”, - дип белдерде Әсгать Сәфәров.
Президент Аппараты җитәкчесе быел Татарстан Журналистлар берлегенең 100 еллыгы уздырылуын билгеләп үтте. “Узган гасыр эчендә ул безнең республиканың абруйлы, иҗади берлеге булуга иреште. Заманча мәгълүмати сәясәткә, журналистларның һөнәри яктан үсешенә саллы өлешен кертте. Бүген Журналистлар берлеге - илебездә аеруча куәтле берләшмәләрнең берсе, күп кенә проектларыгыз федераль дәрәҗәдә дә бәяләмә таба. Моның өчен сезгә карата хөрмәтебез зур”, - диде.
Әсгать Сәфәров бу елның төрле вакыйгаларга бай булуын билгеләп узды. “Иң төп иҗтимагый-сәяси вакыйга – Россия Президентын сайлау. Иң мөһиме – сайлаулар закон кысаларында, барлык нормаларга буйсынып узарга тиеш. Без сездән халыкны сайлауда катнашу мөһимлегенә күндерүдә ярдәмегезне сорар идек”, - дип мөрәҗәгать итте ул.
Моннан тыш, Әсгать Сәфәров футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын искәртте. “Бу - республиканың халыкара аренада үзен тагын бер тапкыр күрсәтүгә шансы. Бу - зур бәйрәм, мавыктыргыч вакыйга”, - диде. Яңа ел белән, матбугат көне белән тәбрикләп, иҗади уңышлар, һөнәри үсеш теләде.
Алга таба берничә матбугат чарасы вәкилләренә дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. “Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры урынбасары – татар редакциясенең баш мөхәррире Рәмис Латыйпов, шеф-редактор Алсу Исмәгыйлева Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Оператор Яков Абрамовка "Татмедиа" республика агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
http://tatar-inform.tatarПри использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 гыйнвар 2018, 16:41