“КАМАЗ-мастер” командасының Эдуард Николаев җитәкләгән экипажы”Дакар-2018” ралли-марафонының бишенче этабында йөк машиналары арасында җиңү яулады.
Перу территориясе аша узган 268 чакрым озынлыктагы махсус участокны
Чаллының әлеге узышчылары 3 сәгать 37 минут 12 секунд эчендә уза алды.
Финишка икенче булып килгән Сергей Вязович (“МАЗ-спорт”, Белоруссия), мәсәлән, Эдуард Николаев экипажыннан 6 минут 23 секундка калышты. Өченче урынны “Ивеко”да Голландия узышчысы Тон ван Генугтен яулады (+12.57).
Шунысы игътибарга лаек: бишенче этап башында Эдуард Николаев машинасы комлыкта яны белән ава. Шул сәбәпле баштарак алар лидерга 16 минут чамасы оттырып та барган була.
Әлеге этапта “КАМАЗ-мастер”ның Дмитрий Сотников экипажы – дүртенче (+13.23), Айрат Мәрдиев – сигезенче (+23.27), Антон Шибалов (+1:03.18) 13 нче урында килә.
Йөк машиналары арасында Эдуард Николаев экипажы лидерлыгын ныгытты:
1. Эдуард Николаев (Россия, “КамАЗ”) 15:59.39
2. Федерико Вильягра (Аргентина, “Ивеко”) +58.05
3. Сергей Вязович (Белоруссия, “МАЗ-спорт”) +2:28.46
6. Дмитрий Сотников (Россия, “КамАЗ”) +4:11.0
7. Айрат Мәрдиев (Россия, “КамАЗ”) +4:31.15
13. Антон Шибалов (Россия, “КамАЗ”) +6:57.50.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 11 гыйнвар 2018, 08:09