Казан епархия идарәсендә бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан митрополиясе архиерейлары белән очрашты. Республика лидеры дин вәкилләрен Раштуа белән котлады һәм епархияләргә автомобиль ачкычлары тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәве вәкилләренә төбәктә үзара аңлашу, килешү һәм тынычлык өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан территориясендә 2019 дини объект, шул исәптән 1440 мәчет һәм 521 православие чиркәве эшли. Барлыгы 1862 дини оешма теркәлгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 10 гыйнвар 2018, 16:40