Чара 16.00 сәгатьтә башланып, 19.00 сәгатьтә тәмамлана. Дед Мороз, Снегурочка, Кыш Бабай һәм Кар Кызы чаллыларны кунакка көтеп кала. Шәһәрдәшләр өчен төрле бәйгеләр, уеннар, «Әкият» балалар мәйданчыгы оештырыла, аниматорлар, «Ут тылсымы» исемле утлы шоу, «Мамык» перфоманс–театры, «Синең формат» концерт мәйданчыгы, әдәби сквер, «Әкият юлда» остаханәсе һәм дог-шоу кебек тамашаларны күзәтеп булачак. «Старые песни о главном» ретро-программасы кысаларында шәһәрнең һәм Казаннан килгән артистлар тарафыннан халык яраткан җырлар яңгыраячак.
http://maydan.tatar
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 12 гыйнвар 2018, 14:48