Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча “Мой дом” мобиль кушымтасы эшләячәк. Мобиль кушымта торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә барлык вакыйгаларда хәбәрдар булырга ярдәм итәчәк. Бу хакта “Татар-информ”га матбугат конференциясендә Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җиткерде.

Спикер мобиль кушымтаның торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләү һәм түләүләрне күзәтеп торуда, проблемаларны чишүдә ярдәм итәчәген җиткерде.

“Моннан тыш, компетентлы күзәтчелек органнары һәм гражданнар үзләре идарә оешмалары эшчәнлегенә анализ ясый һәм контроль булдыра ала”, дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская.

Спикер сүзләренчә, яңалык кертүчеләр  - Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. 

http://tatar-inform.tatar

Чәршәмбе, 10 гыйнвар 2018, 14:38