Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Бүлек түбәндәге функцияләрне гамәлгә ашыра:

- иҗтимагый әһәмияткә ия шәһәр программаларын әзерләүгә һәм үткәрүгә җәмәгатьчелекне җәлеп итә;

- иҗтимагый берләшмәләр вәкилләренең җирле үзидарә вазыйфаи затлары белән шәһәр тормышы, җәмәгатьчелек өлкәсендә туган сорауларын тиз арада хәл итү максатыннан аларның очрашуларын оештыра;

- Башкарма комитетның хезмәт коллективлары, иҗтимагый-сәяси оешмалар, милли, дини һәм башка берләшмәләр белән элемтәсен булдыра, аларның эшчәнлеген өйрәнә һәм анализлый, эшчәнлекләрен камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерли;

- шәһәр халкының дини ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә шартлар тудыруга булышлык итә;

- үз компетенциясе кысаларында, җәмәгатьчелек оешмалары эшен оештыруда ярдәм күрсәтә;

- халык, иҗтимагый берләшмәләр һәм башка оешмалар белән гражданнарның оешмага берләшү хокукларын гамәлгә ашыру һәм ачык чаралар үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча эш башкара;

- гражданнарның оешмаларга берләшү, ачык чаралар үткәрү хокукларын гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча муниципаль хокукый акт проектлары әзерли һәм үз компетенциясе кысаларында, шул актларның үтәлешен тәэмин итә;

- гражданнардан, хезмәт коллективларыннан, иҗтимагый берләшмәләрдән килгән мөрәҗәгатьләр, шикаятьләр, эш  документлары буенча карар проектлары һәм җаваплар әзерли.

Пятница, 4 июля 2025, 11:09