Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

«Сайлау хокуклары һәм Россия Федерациясе гражданнары референдумында катнашуга төп хокук гарантияләре турында» 2002 елның 12 июнендәге 67-ФЗ номерлы Федераль законның 26 статьясының 9 пункты нигезендә, территориаль сайлау комиссиясенең компетенцияләре:

1. Тиешле территориядә сайлау хокуклары һәм Россия Федерациясе гражданнары референдумында катнашуга хокукларны саклауны контрольдә тота;

2. Тиешле территориядә участок комиссияләре өчен технологик җиһаз нормативларын (тавыш бирү өчен кабиналар, тавыш бирү өчен тартмалар) үтәүне тәэмин итә;

3. Тиешле территориядә Россия Федерациясендә сайлаулар, референдум әзерләү һәм үткәрүне, Россия Федерациясендә сайлау системасын үстерүне, автоматлаштыру чараларын кертү, аларны эксплуатацияләү һәм үстерү, сайлаучыларны хокукый яктан укытуны, комиссия әгъзаларының һәм башка сайлаулар, референдум оештыручыларның һөнәри әзерлеген тәэмин итә;

4. Тиешле территориядә тавыш бирү нәтиҗәләрен билгеләүнең бердәм тәртибен саклау чараларын гамәлгә ашыра;

5. Федераль бюджеттан, Россия Федерациясе субъекты бюджетыннан сайлаулар һәм референдум әзерләү һәм үткәрүне финанс ягыннан тәэмин итүгә бирелә торган акчаларны бүлә, әлеге акчаларның максатчан файдаланылуын контрольдә тота;

6. Түбәндәге комиссияләргә методик, оештыру-техник ярдәм күрсәтә;

7. Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының сайлаулар, референдум әзерләү һәм үткәрү белән бәйле мәсьәләләр буенча хәбәрләрен тыңлый.

8. Түбәндәге комиссияләрнең карарларына, гамәлләренә (гамәл кылмауларына) карата булган шикаятьләрне (гаризаларны) карап тикшерә һәм күрсәтелгән шикаятьләр (гаризалар) буенча нигезләнгән карарлар кабул итә.

9. Әлеге Федераль закон, башка федераль законнар, конституция (устав), Россия Федерациясе субъекты законнары нигезендә, башка вәкаләтләрне дә гамәлгә ашыра.

Пятница, 27 июня 2025, 10:33