Шәһәр Советы үз эшен оештыруны тәэмин итү өчен депутатлар арасыннан Президиум төзи.
Шәһәр Советы Президиумы Шәһәр Советына хисаплы орган булып тора.
Президиум составына шәһәр Хакиме, муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары, даими комиссияләр рәисләре керә, шулай ук башка депутатлар да сайланырга мөмкин.
Президиум әгъзаларын сайлау турындагы карар Шәһәр Советының сайланган депутатлары саныннан күпчелек тавыш белән кабул ителә.
Шәһәр Советының 2025 елның 22 сентябрендәге 1/9 номерлы карары белән Президиум составы 9 кеше итеп расланды.
Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге ШәҺәр Советы Президиумы әгъзалары исемлеге
1. | Мәһдиев Наил Гамбәр улы | шәһәр Хакиме |
2. | Сәгыйдуллина Ирина Алексеевна | муниципаль берәмлек Башлыгы урынбасары |
3. | Агапов Виталий Васильевич | Шәһәр Советы депутаты |
4. | Әюпов Шамил Наил улы | регламент, хокук тәртибе һәм халык иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе |
5. | Батюшов Әбделхак Мостафа улы | мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе |
6. | Гайнуллов Рөстәм Мөнир улы | шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе |
7. | Галиәкбәрова Әлфинур Азат кызы | социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләре һәм бюджет буенча даими комиссия рәисе |
8. | Мөхәмәдиев Марат Фәнис улы | гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе |
9. | Миңнегалиев Раил Габделхәй улы | Шәһәр Советы депутаты |




