Описание:
Яр Чаллы шәһәренең «Мәдәният һәм ял паркы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте
Парк 1972 елда ТАССР хезмәт ияләренең Яр Чаллы шәһәр Советы Башкарма комитетының 1972 елның 10 апрелендәге карары нигезендә эшли башлый.
«Мәдәният һәм ял паркы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составына шәһәрнең Автозавод һәм Комсомол районнарында урнашкан, гомуми мәйданы 11 гектар булган ике парк керә. Аларда 54 аттракцион: 21 — балалар, 18 — гаилә һәм 15 экстремаль мәйданчыклар бар. Парк аттракционнарына ел саен 1 – 1,5 миллион кеше килә.
Мәдәни-массакүләм ял оештыру бүлеге иҗтимагый киңлекләрдә ел саен 300дән артык түләүсез чаралар үткәрә. Аларга 500 000нән артык кеше йөри. Команда шәһәрдә яшәүчеләр өчен саф һавада мәдәни, спорт һәм белем бирү чаралары оештыра.
«Мәдәният һәм ял паркы» хезмәткәрләре көн саен иҗтимагый киңлекләргә хезмәт күрсәтә: чүп-чар җыештыра, үсемлек калдыкларын җыеп чыгара, МАФ урнаштыра һәм ремонтлый, үсемлекләр утырта һәм аларны карап үстерә, шул исәптән чәчәклекләрне, вазон һәм кашполарны карый, тәртиптә тота, фонтаннарга хезмәт күрсәтә.
Парк комплексы Россиядәге иң яхшы парклар унлыгына керә. Ул берничә тапкыр Сочида үткәрелгән «Бәллүр тәгәрмәч» Бөтенроссия смотр-конкурсы җиңүчесе (2003 һәм 2005 елларда, 2012 елда – ике тапкыр). 2006 елда паркка – Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе», 2008 һәм 2014 елларда «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы территория» исемнәре бирелә.
ПАРКЛАРНЫҢ ЭШ СӘГАТЕ
Майдан сентябрьгә кадәр:
«Җиңү» паркы (Яңа шәһәр) 10:00–22:00 сәг.
«Комсомол» паркы (ГЭС пос.) 10:00–21:00 сәг.
Көн саен, ялсыз эшли.
Октябрьдән апрельгә кадәр: 08:00–17:00 сәг.
Адресы: ТР, 423821, Яр Чаллы шәһәре, Мир проспекты, 81
Директоры: Уткин Артём Иванович
«Җиңү», «Комсомол» парклары администраторы – (8552) 91– 21–71
Рәсми сайты: park_nabchelnyt@mail.ru
Эл. почта: park_nabchelnyt@mail.ru
Хезмәткәрләр:
Четверг, 5 марта 2026, 12:28
