Продолжая использовать наш сайт, вы соглашаетесь на обработку файлов cookie и сбор пользовательских данных с помощью программы Яндекс Метрика в соответствии с условиями Политики конфиденциальности.
Җомга, 5 декабрь 2025 / рус тат / обычная версия

Информация:


Описание:

Күзәтү мәкаләсе

Җирле үзидарә органының структур бүлекчәсе буларак, Үзәк районы хакимиятенең максаты – җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне гамәлдәге законнар нигезендә хәл итү.

Хәбибуллин Фидәрис Фәндәвис улы – Башкарма комитетның Үзәк районы хакимияте Башлыгы

Урынбасарлар:

Кашапова Эльвера Әхмәтнур кызы – Аппарат җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы

Рәҗәпов Артур Җәүдәт улы – торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге башлыгы;

Гыйльметдинова Эльмира Илгизәр кызы  мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы;

Район территориясенең мәйданы – 5 303 га, халкы – 210 571 кеше. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә исәптә торучылар: Бөек Ватан сугышы ветераннары – 630  кеше, күп балалы гаиләләр – 543, инвалидлар – 3 018,  чернобыльчеләр – 101, әфганчылар – 1 753, Мактаулы гражданнар – 34.

Башкарма комитетның Үзәк районы хакимияте Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының аерымланган структур бүлекчәсе булып санала, Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы территориясендә идарә итү функцияләрен гамәлгә ашыра.

Район структурасында түбәндәге бүлекләр эшли:

1) оештыру эшләре бүлеге, тел.: 47-55-59;

2) территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге (бүлек башлыгы – Коровина Светлана Викторовна), тел.: 47-55-49;

3) халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге (бүлек башлыгы – Ермолаева Эльвира Мәснәви кызы), тел.: 47-55-32;

4) мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге, тел.:47-55-58;

5) торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү бүлеге, тел.: 47-55-61;

6) халык белән эшләү бүлекчәсе (бүлекчә мөдире – Билалова Ильмира Мөслим кызы), тел.: 47-55-72;

7) балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе (комиссия бүлегенең җаваплы секретаре – Ибраева Елена Николаевна), тел.: 47-55-76.

Район хакимияте район территориясендә түбәндәгеләрне тәэмин итә:

- халыкны кабул итү, гражданнар мөрәҗәгатен карап тикшерү һәм алар буенча кирәкле чаралар күрү;

- территориаль иҗтимагый үзидарәне үстерү;

- халыкны социаль яклау һәм эш белән тәэмин итүгә ярдәм күрсәтү;

- территорияләрне тиешенчә карап тору, төзекләндерү һәм яшелләндерү;

- торак-коммуналь хуҗалыгы объектларын тиешенчә карап тору;

- социаль-икътисадый программаларны гамәлгә ашыру, мобилизация әзерлеге һәм башка мәсьәләләрне хәл итү өчен барлык төр милек оешмалары эшчәнлеген координацияләү;

- халыкка сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү өчен шартлар тудыру;

- шәһәрнең җирле үзидарә органнары карарлары нигезендә башка вәкаләтләр башкару.

Үзәк районы территориясендә 32 комплекс (1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 9, 11, 12, 13, 14, 16, 17, 18, 19, 31, 35, 36, 37, 38, 39, 40, 41, 42, 43, 44, 45, 56, 58, 59, 60), «Чаллы Яр» шәхси секторы урнашкан.

Торак фонды 566 күпфатирлы һәм шәхси торак йортлардан тора. Аларга 13 идарәче компания хезмәт күрсәтә: «Энтузиаст» ҖЧҖ, «Ремжилстрой» ИК ҖЧҖ, «Паритет» ИК ҖЧҖ, «Мәхәллә» ИК ҖЧҖ, «Электротехниклар» ИК ҖЧҖ, «Киләчәкне төзибез» ИК ҖЧҖ, «Үзәк» ИК МУП, «Дом и Ко» ҖЧҖ, «Татпромтек» ТЭК ҖЧҖ, «Камазжилбыт» ҖЧҖ, «Жилбытком-Сервис» ИК, «Санрайс Сити Менеджмент» ҖЧҖ, «Альянс ЖилСервис» ҖЧҖ.

Үзәк районында 29 территориаль иҗтимагый үзидарә уңышлы эшләп килә.

Район территориясендә шәхси сораулар буенча кабул итәләр:

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Когогина Әлфия Гомәр кызы. Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе: Академик Рубаненко урамы, 7 йорт (Яңа шәһәр, 3/18, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе), сишәмбе – 13 – 17 сәгатьләрдә, җомга – 10 – 12 сәгатьләрдә, алдан язылу өчен телефон: 37-45-49.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары:

1. Николаев Олег Юрьевич  шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе. Кабул итү түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы шәһәре, Раскольников урамы, 45 (38/09а) йорт, «Волгопромпроект» ҖЧҖ, 6 нчы офис, телефоннар: 32-84-86,          32-84-83.

2. Шамилов Илдар Әсхәт улы – Татарстан Республикасының Законлылык һәм хокук тәртибе буенча  дәүләт комитеты әгъзасы. Кабул итү түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 11 (3/08) йорт, 202 кабинет, һәр айның икенче чәршәмбесендә 18.00 дән 19.00 сәгатьләрдә. Язылу өчен телефон: 89600704060 (депутат ярдәмчесе Мифтахов Булат Мөнир улы).

3. Нигъмәтуллин Руслан Равис улы   Татарстан Республикасының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча дәүләт комитеты әгъзасы. Кабул итү түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы шәһәре,  Академик Рубаненко урамы, 16 йорт, 2 подъезд, 202 нче офис, 16.00-18.00 сәгатьләрдә.

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Шәһәр Советы депутатлары:

1. Зубрилова Лариса Александровна – «Молодежный» 7 нче бермандатлы сайлау округы буенча, ОПОП (36/6-2), телефоннар: 37-47-54; 37-47-63; 89063321580.

2. Елантьев Андрей Владимирович – «Прибрежный» 8 нче бермандатлы сайлау округы буенча, телефон:  46-04-01.

3. Алимбәков Ринат Таһир улы – «Чулман» 9 нчы бермандатлы сайлау округы буенча, 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе (42/18), телефон: 37-37-13.

4. Гайнуллов Рөстәм Мөнир улы – «Лесной» 10 нчы бермандатлы сайлау округы буенча, ОПОП, 45/13 йорты, телефон: 92-88-55.

5. Туктарова Венера Надир кызы – «Камаз-Мастер» 11 нче бермандатлы сайлау округы буенча, ОПОП, 16/13 йорты, телефон: 77-33-50.

6. Исмәгыйлев Илнур Илдар улы – «Сөембикә» 12 нче бермандатлы сайлау округы буенча, 45 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (40/12), телефон: 8-952-040-50-05.

7. Шаронов Эдуард Павлович – «Әхмәтшин» 13 нче бермандатлы сайлау округы буенча, 58 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе (58/09), телефон: 74-55-60.

8. Галәүтдинов Әхәт Насыйх улы – «Энтузиаст» 15 нче бермандатлы сайлау округы, «ЖилЭнергоСервис» бинасы, 5/02а йорты, телефон: 74-56-24.

Шәһәр Советы депутатларының гражданнарны бердәм кабул итү көне – һәр айның өченче сишәмбесендә 16.00 - 18.00 сәгатьләрдә. 


Җитәкче:

Хәбибуллин Фидәрис Фәндәвис улы

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Үзәк районы хакимияте Башлыгы

Хезмәткәрләр:

Документлар

Үзәк районы хакимияте Башлыгының рәсми чыгышлары һәм мөрәҗәгатьләре

Җәмәгать киңлекләрендә үткәреләчәк чаралар планы

Күчереп йөртелә һәм сүтеп алына торган стационар булмаган объектлар

Гражданнар мөрәҗәгатен кабул итү һәм карап тикшерү тәртибен регламентлаучы норматив актлар

Муниципаль хезмәтләр

Ташландык транспорт чараларын күчерү турында мәгълүмат

Кашапова Эльвера Әхмәтнур кызы

Үзәк районы хакимиятенең Аппарат җитәкчесе, оештыру эшләре бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Рәҗәпов Артур Җәүдәт улы

Үзәк районы хакимияте Башлыгы урынбасары, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү, территориаль иҗтимагый үзидарәне, территория Советын үстерү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Коровина Светлана Викторовна

Үзәк районы хакимиятенең территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Гыйльметдинова Эльмира Илгизәр кызы

Үзәк районы хакимияте Башлыгы урынбасары, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Ермолаева Эльвира Мәснәви кызы

Үзәк районы хакимиятенең халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге башлыгы

Хезмәткәрләр:

Билалова Ильмира Мөслим кызы

Үзәк районы хакимиятенең халык белән эшләү бүлекчәсе мөдире

Хезмәткәрләр:


Вторник, 11 ноября 2025, 08:27