Мы в социальных сетях

Г. Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте базасында «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим 2022» рус телле педагогларның һөнәри осталыгы VI республика конкурсы финалы булды. Читтән торып этабында Татарстан Республикасы мәктәпкәчә учреждениеләренең 54 педагогы катнашты. Финалга иң яхшы 15 белгеч чыкты. Яр Чаллы шәһәрен 127 нче «Дуслар» балалар бакчасының музыкаль җитәкчесе Ольга Калинина тәкъдим итте. Ул "Фантазия һәм зирәклек хәзинәсе" номинациясендә җиңүче булды. Конкурс дүрт этаптан торды: Мин - шәхес" визит карточкасы, таныш булмаган балалар белән "Мин сине кызыклы уенга өйрәтәчәкмен" ачык чара, "Сүзләрне татар теленә тәрҗемә ит" викторинасы," "Ирекле микрофон" нәфис номеры.

Җомга, 9 декабрь 2022, 14:19