Дүшәмбе, 20 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев бүген автокалада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзүнең барышы белән танышты. Шәһәр Хакиме өч төзелеш мәйданчыгында булды. Быел Яр Чаллыда төзүчеләр өч яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тапшырачаклар. Бу – «Притяжение» торак микрорайонындагы 85 нче «Карусель», 34 комплекста урнашкан 130 нчы «Калейдоскоп», 63 комплекста төзелеп килгән 131 нче «Лучики» балалар бакчалары.

Яңа объектлар төзелеше «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Башта мэр җаваплы затлар белән «Яшьлек» торак районының булачак «Лучики» бакчасын карап узды. Хәзер аның әзерлеге 56% тәшкил итә. 220 урынга исәпләнгән объектны төзү белән «Евростиль» компаниясе шөгыльләнә.  Төзүчеләр эшләрне июнь аенда төгәлләргә  планлаштыралар.

"Евростиль шәһәрдә иң яхшы төзелеш компанияләренең берсе. Алар үз эшләрен белә. Төзүчеләр  объектларны 1 сентябрьгә тапшырырга тиеш. Алар алдында шундый бурыч куелды. Чаллыда белем бирү учреждениеләрен белем көне алдыннан тапшыру традициягә керде. Шуның өчен майдагы ял көннәрендә дә безнең төзүчеләр объектта булдылар. Шулай ук бакчаның төзелеш стадиясендә үк без аның җитәкчесен билгелибез. Бу шулай ук безнең традициягә әйләнде", - дип билгеләде мэр.

Аннары Наил Мәһдиев булачак 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасы мәйданчыгында булды.  Ул 34 комплекста урнашкан.  Биредә эшләрнең 50%  диярлек төгәлләнгән. Балалар бакчасын агымдагы елның июлендә тапшыру планлаштырыла.

Наил Мәһдиев мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иминлеген тәэмин итүне оештыруга аерым игътибар бирде. Балалар бакчасы 72 камера белән җиһазландырылган. Биредә керү өчен 12 электрон йозак һәм эчке яктан 36 күзәтү камерасы каралган.

«Притяжение» торак районында төзелеп килгән 85 нче «Карусель» балалар бакчасы мэрның иртәнге сәфәре барышында өченче ноктасы булды.  Балалар бакчасы 40% ка әзер. Ул шулай ук 220 балага исәпләнгән. Сүз уңаенда, бакчага эләгергә теләүчеләр саны 105 кеше тәшкил итә. Учреждение үз ишекләрен август аенда ачарга планлаштыра. Эшләрне вакытында тәмамлап тапшыру өчен объектта «Стройтраст» компаниясенең 125 хезмәткәре эшли.

Җомга, 14 май 2021, 11:45