Мы в социальных сетях

Өлкән буын өчен өстәл теннисы – организмның спорт һәм сәламәт физик халәтен саклап калу яки ял итү, рухи бушану чарасы. Россия Пенсионерлар берлеге советы рәисе, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов билгеләп үткәнчә: “Яшьләренә карамастан, спорт ярышларында пенсионерлар башка профессионаллардан бер дә калышмыйлар - чын күңелдән уйныйлар! Ярышлар безнең шәһәрдә өлкән яшьтәге кешеләрнең спорт белән шөгыльләнүен һәм сәламәт яшәү рәвеше хәрәкәтендә актив катнашуын күрсәтә».

Тренер белән дәресләр тәкъдим ителә. Прокатта ракеткалар һәм туплар бар.

Язылу өчен гариза бирергә кирәк. Гаризалар бланкын түбәндәге адреслар буенча алырга мөмкин: 32/17 йорты (вахта), ПФР бинасы; 7/20 йорты (вахта), ПФР бинасы.

Белешмәләр өчен телефоннар: 7-937-594-06-91; 7-906-123-40-80. 

Дәресләр «Төзүчеләр» стадионы базасында үткәрелә. Адресы: 423800, Яр Чаллы, Габдулла Тукай яр буе, 16 йорт.

Җомга, 19 март 2021, 09:38