Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Елизавета Петровна Баннова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Вәлиева тапшырды.

Елизавета Петровна Татарстан Республикасының Тукай районы Бәтке авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшче булып эшли. 1948 елда Яр Чаллыга күчеп килә. 1953 елда Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Банновка кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Елизавета Петровна «Горпромторг» предприятиесендә эшләгән. Ире белән ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, шулай ук юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 5 март 2021, 14:52