Мы в социальных сетях

11 декабрьдә Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава торышы. Явым-төшемсез. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр тизлектә. Төнлә һәм иртән -16..-19, аязган вакытта -22..-27 градуска кадәр. Көндез максималь һава температурасы -10..-13˚. Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура -20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -28 градуска кадәр. Республикада салкын һава торышы 14 декабрьгә кадәр сакланачак.

Пәнҗешәмбе, 10 декабрь 2020, 14:36