Мы в социальных сетях

Татарстанда туристик проектлар авторларын һәм башкаручыларын укытуга юнәлдерелгән Event Интенсив – масштаблы проект эшли башлый. Президент грантлары фонды һәм «Татнефть» ГАҖ ярдәме белән оештырылган белем бирү программасы чаралар-территорияләрнең брендларын планлаштыру һәм тормышка ашыру, шулай ук туризм өлкәсендә эре инвентларны уздыру һәм алга сөрү кебек темаларны үз эченә ачачак.

Белем бирү модуле 14 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр Zoom онлайн платформасында узачак. Программада катнашу бушлай. Атна дәвамында федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге 14 эксперт-практик

практикада үз тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Спикерлар чарада ничек акча эшләү, дөньяда һәм Россиядә вакыйгалар туризмын үстерү трендлары, вакыйгаларга иганәчеләрне җәлеп итү турында сөйләячәкләр.

Программада катнашу өчен 10 декабрьгә кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк: https://forms.yandex.ru/u/5fc7936982496598166ce5f8.

Пәнҗешәмбе, 10 декабрь 2020, 10:31