Мы в социальных сетях

"Заман" яшьләр үзәгендә «Ватан Геройлары көне» истәлекле датасына багышланган «Рус җиренең Бөек Геройлары һәм батырлары» дигән онлайн квиз-викторина оештырылды. Чарада 35 команда катнашты. Алар – 7, 40 нчы мәктәпләрнең 8-11 сыйныфлары, 77, 29 нчы гимназия, 79 нчы лицей-интернат, «Калкан» кадет полиция мәктәбе укучылары.

Квиз-викторинада җиңүчеләр: I урын - 77нче гимназиянең  «Лирики» командасы (10Б сыйныфы укучылары); II урын- 79нчы лицей-интернатның «Фантазерлары» һәм «Активисты» командалары (11А сыйныфлары); «Калкан» кадет мәктәбенең «Пионеры» (10 Б сыйныфы) командасы; III урын – 77 нче гимназиянең «Физики» командасы (10А сыйныфы); 79 нчы лицей-интернатның «Зожевцы» командасы (10Б сыйныфы); «Калкан» кадет мәктәбенең «Славяне» (10 А сыйныфы) командалары.

Пәнҗешәмбе, 10 декабрь 2020, 09:40