Мы в социальных сетях

Бүген Үзәк районында, Ватан Геройлары көнендә, Социалистик Хезмәт Герое Мөдәрис Абдулла улы Исламгалиевны хөрмәтләделәр. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов ветеранны котлады һәм аңа «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Әхәт Галәветдинов та кушылды.

Мөдәрис Исламгалиев 1945 елның 25 октябрендә Саба районының Олыяз авылында туа. «Автотрактородеталь» заводында, «Таджиксельхозтехника» остаханәләрендә, Магадан, Нократ Аланы, Полтава предприятиеләрендә эшли. 1972 елда Яр Чаллыга КАМАЗга килә, ремонт-инструменталь завод, торак йортлар, балалар бакчалары, «Гренада» киноконцерт залы төзүдә катнаша. КАМАЗның беренче чиратын тапшырганда йөкләмәләрне арттырып үтәгән өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата 2007 елның 28 февралендә кабул ителгән "Хәрби Дан" көннәре һәм Россиянең истәлекле даталары турында "Федераль законга үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон белән расланган.

Чәршәмбе, 9 декабрь 2020, 15:52