Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы «Всемирный день чистоты «Сделаем!» экологик акциясендә катнашты. Чараны «Орион» яшьләр үзәге һәм «Экоактивлар» экологик хәрәкәте оештырды. Акциядә катнашучы 130 кеше көче белән шәһәр территориясендә бер тоннадан артык чүп-чар җыелды һәм сортировкаланды.

Экологик чара йомгаклары буенча иң күп чүп-чар җыйган җиңүчеләр ачыкланды: 1 урын – 58 нче мәктәп; 2 урын – Яр Чаллы политехника көллияте; 3 урын – КНИТУ КАИ НЧФ. 

19 сентябрьдә Россия акциягә дөньяның 180нән артык иле белән беррәттән кушылды. Чисталык көне кысаларында волонтерлар тарафыннан табигатьтә чүп-чар җыю һәм илнең 70 төбәгендә агарту чаралары үткәрелде. Әлеге глобаль флешмобның бер өлеше Яр Чаллы да узды.

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 14:12