Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Укытучының социаль статусын күтәрергә һөнәри осталык бәйгеләре ярдәм итә. 14-19 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә Чаллының 2, 26, 35, 42, 45, 53, 56 нчы мәктәпләреннән җиде мөгаллиме  «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының республика этабында катнашты. Бу хакта мэриядә узган иртәнге киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов хәбәр итте.

Әйтик, конкурста икенче урынны 35 нче мәктәпнең география укытучысы Рамил Әхмәтҗанов алды. Шулай ук «Педагогик дебют» номинациясендә икенче урынга 42 нче урта мәктәпнең инглиз теле укытучысы Алинә Әхмәдуллина лаек булды. «Педагог - психолог» номинациясендә өченче урынны 2 нче гимназия психологы Гөлназ Хәлилова яулады.









Быел шәһәр мэры Наил Мәһдиев грантларына 26 нчы гимназия, 56 нчы мәктәп, 104 нче балалар бакчасы, балалар иҗат йорты ия булды.


Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 09:29