Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә республика территориясендә югары әзерлек режимын кертү турында боерыкка кул куйды.

"Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе (2019-nCoV) таралу куркынычыннан саклауга бәйле рәвештә, "Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында" 1994 елның 21 декабрендәге 68 нче номерлы федераль закон нигезендә, "Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында" 2004 елның 8 декабрендәге 62 нче номерлы Татарстан Республикасы законы белән Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча территориаль ярдәмче системасының идарә органнары һәм көчләре өчен 2020 елның 19 мартыннан һәм аерым күрсәтмәгә кадәр югары әзерлек режимын кертергә һәм төбәк (муниципальара) реакция дәрәҗәсен билгеләргә", диелә документта.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кертелгән режим нигезендә массакүләм чаралар үткәрүгә кайбер чикләүләр үз көченә керә.

Җомга, 20 март 2020, 09:33