Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Укучыларның язгы каникуллары 19 марттан башлана. Коронавирусны профилактикалауга бәйле яңа чикләү чаралары турында журналистларга Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. "Иртәгәдән мәгариф учреждениеләрендә каникуллар башлана. Белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә укучылар саны аз булган мәгариф учреждениесе эчендә генә балалар белән чаралар үткәрергә тәкъдим ителде. Бу төп дәүләт имтиханына, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек булырга мөмкин. Шулай ук алалар мәктәпкә килергә һәм файдалы нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин булсын өчен башка чаралар үткәрергә рөхсәт ителә", -дип сөйләде ул. Шул ук вакытта балалар бакчалары эшләячәк."Сез кешеләргә эшләргә кирәк икәнен яхшы аңлыйсыз. Алар кайдадыр балаларын калдырырга тиеш. Аннары балалар бакчасы-мәктәпкә караганда, ябык учреждение. Балалар үзләре беркая да йөрми, я әти-әниләре белән, я бакча эчендә генә. Аларның тәрбияче һәм әти-әниләреннән кала, башкалар белән аралашуы чикләнгән", - дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә дезинсекция чаралары үткәреләчәк, дип өстәде. Маршрут транспортын дезинсекцияләү дә профилактиканың мәҗбүри чарасы булып тора: "Җәмәгать транспорты йөрүчеләргә белешмәлекләр бирелде. Әлеге предприятиеләр җитәкчеләре бу күрсәтмәләрне үтәргә тиеш», - дип өстәде спикер. Моннан тыш, бөтен республика буенча кальяннарны куллану тыела. Чикләү чаралары төнге күңел ачу клубларына да кагыла. Санитар-эпидемиология комиссиясе карары мәҗбүри булып санала, дип ассызыклады Рамил Хәлимов.

Пәнҗешәмбе, 19 март 2020, 13:11