Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда шәһәрнең Студентлар Спартакиадасына йомгак ясалды. 2018-2019 уку елы дәвамында түбәндәге юнәлешләр буенча ярышлар узды: шахмат, тимераякта шуу спорты, чаңгы ярышлары, йөзү һәм җиңел атлетика. Юбилей Спартакиадасы йомгаклары буенча: югары уку йортлары арасында 1 урынны КФУның Яр Чаллы институты яулады, 2 урынны – Яр Чаллы педагогия университеты, 3 урынны В.Г.Тимирясов исемендәге КИУ Яр Чаллы филиалы алды. Урта-һөнәри уку йортларыарасында 1 урынны Л.Б. Васильев исемендәге Кама дүләт автомеханика техникумы командасы, 2 урынны Педагогия колледжы, 3 урынны В.Д. Поташов исемендәге Техник колледж яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, призлар һәм гомуми зачет өчен күчмә кубоклар алдылар.

Спартакиададан тыш, узган уку елында беренче тапкыр Студентларның волейбол лигасы ярышлары узды, аны оештыру идеясен шәһәрнең җирле волейбол федерациясе хуплады. Сезон эчендә барлыгы 160 студент катнашында 40лап уен уйналды, студентларның 17 егет һәм кызлар командасы барлыкка килде.Л.Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты командалары бөтен сезон йомгаклары буенча абсолют Чемпионнар булдылар.

Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 16:31