«Без барысын да булдырабыз!» спорт бәйрәмен 12 нче балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен оештырдылар. Ярышларда 50 кеше катнашты. Эстафеталар катнашучыларның физик әзерлеген исәпкә алып сайлап алынды.
Бәйрәм традицион музыкаль попурри белән
тәмамланды. Барлык катнашучылар да бүләкләр алды. Исегезгә төшерәбез, 5
декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Яр Чаллы» спорт
мәктәбендә физик мөмкинлеге чикле кешеләр өчен шәһәр спартакиадасы узачак.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 16:21