Якшәмбе, 19 май 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 декабрьдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр «Нур» яшьләр үзәгендә «Чаллы шәһәрендә халыктан калдыкларны аерым җыю инфраструктурасын формалаштыру» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Түгәрәк өстәл артында фикер алышуда ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы вәкилләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Көнчыгыш зонасының «Гринт» төбәк операторы, шәһәрнең идарәче компанияләре вәкилләре, шәһәрнең иҗтимагый оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашачак. Очрашуда шәһәрдәге калдыкларны аерым җыю системасы эшләвенең уңышлы мисалларын, «Безнең ишегалды» төзекләндерү программасы кысаларында шәһәр торак ишегалларында РСО янындагы мәйданчыкларны төзекләндерү тәкъдимен, шәһәрнең иҗтимагый киңлекләре территорияләрендә РСО инфраструктурасын оештыру һәм халыктан кулланылган шиннарны бушлай кабул итү, шәһәр халкыннан куркыныч калдыкларны утильләштерү мәсьәләләрен караячаклар.

Чара Яр Чаллы шәһәренең экологик хәрәкәтләре инициативасы буенча «Чиста кәгазь» һәм «Чүп-чар.Бүтән.Юк.» Бөтенроссия экология хәрәкәтенең Чаллы бүлеге, «Татарстан Республикасында гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе һәм Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә оештырыла.

Чәршәмбе, 4 декабрь 2019, 13:23